Search results
- Автобусның документларын бик тиз карап, иртәгесен яңа номер элгәннәр, ә менә югары квалификацияле слесарь Сәйдәшевне шофер итеп рәсмиләштерү өчен бер көн генә җитмәгән, һәм тәүге рейска автобусны бөтенләй башка кеше - профсоюз активисты, әлеге дә баягы акулов алып чыккан. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Хәер, Азат моны белмичә дә калган, чөнки, яңа машинасына утырыр алдыннан ял сорап, әйбәтләп мунча кергән, парикмахерда чәчләрен төзәттереп, кием кибетләрендә күңеленә ошарлык костюм эзләп йөргән, пассажирлары каршында автобусы кебек чиста һәм пөхтә буласы килгән … Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Икенче көнне эшкә килгәч, Азат Сәйдәшевне автопарк территориясенә керүгә үк сул яктагы чирәмлектә торган җимерек автобус каршылый. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Аның автобусы. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Ярты ел буена бөтен күңелен биреп төзәткән, һәр шөребен кулыннан үткәргән һәм, асылда, яңадан тудырган автобусы. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Азат машина тирәли әйләнеп чыга һәм, ташыган ачуын җиңә алмыйча, кыйшаеп ябылмыйча калган алгы ишекне ике йодрыгы белән төя башлый. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Ул арада автобус янына башка шоферлар да җыелалар. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- акулов машинаны юл буендагы бетон баганага бәрдергән икән. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Автобусның алгы уң як почмагы яньчелеп, пыялалар чәлпәрәмә килгән, багана да түзмәгән - бәргән җирдән сыгылып төшеп, автобусның түбәсенә ауган. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Ярый әле корбаннар булмаган, хәтта акуловның үзенә дә, бер-ике тырналган җирен исәпләмәгәндә, һичбер зыян килмәгән. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР